news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта җиңде

«Автомобилист» — «Ак Барс» уены исәбе — 2:3.

«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта җиңде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Екатеринбургта «Автомобилист»ка каршы уйнады. Матч «Ак Барс» файдасына 2:3 исәбе белән тәмамланды.

Беренче период. Икенче минутта, «Ак Барс» сакчысы Кристиан Хенкель бәрүеннән соң, алка «Автомобилист» уенчысы Рафаэль Батыршин тимераягына тиеп капкага керде. Сакчы Рафаэль Батыршин — 2016-2019 еллар сезоннарында «Ак Барс»та уйнаган хоккейчы. Шулай итеп, исәп «Ак Барс» файдасына ачылды (0:1). Унтугызынчы минутта «Автомобилист» һөҗүмчесе Джефф Плэтт исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче период. Икенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Эмиль Галимов гол кертте (1:2). Җиденче минутта Артём Галимов «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгара алды, гол видеокабатлаудан соң гына исәпкә алынды (1:3). Ундүртенче минутта «Автомобилист» капитаны Найджел Доус күпчелектә алка кертте (2:3).

Өченче период уртасында «Автомобилист» командасына капкачысын алмаштырырга туры килде. Якуб Коварж үз командасы уенчысы белән бәрелешкәннән соң җәрәхәт алды, аның урынына бозга Леонид Фомин чыкты.

Командалар составы:

«Автомобилист»:

Коварж (Фомин);

Доус — Холланд — Мэйсек, Трямкин — Василевский;

Обидин –Литовченко — Плэтт, Бодров — Мамкин;

Белоусов — Дацюк — Гәрәев, Батыршин — Гуркин;

Мозер — Попов — Рассейкин (Овчинников), Вәлитов.

«Ак Барс»:

Рейдеборн (Билалов);

Азеведо — Кормье — Петров, Яруллин — Виртанен;

Галиев — А. Галимов — Зарипов, Юдин — Рукавишников;

Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Лямкин — Хенкель;

Фрэттин — Воронков — Ли (Кара), Аверин.

«Ак Барс» киләсе уенын Чиләбе шәһәрендә үткәрәчәк. «Трактор» — «Ак Барс» матчы 27 гыйнвар көнне 17:00 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100