news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зенит-Казан» клубының баш тренеры Владимир Алекно Иран җыелмасы белән килешү төзегән

Иран волейбол федерациясе мәгълүматларына караганда, Владимир Алекно Токиода Олимпия уеннары ахырына кадәр килешү төзегән һәм эшен 1 декабрьдә башлаячак.

«Зенит-Казан» клубының баш тренеры Владимир Алекно Иран җыелмасы белән килешү төзегән
Михаил Захаров

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның «Зенит-Казан» клубы баш тренеры Владимир Алекно Иран җыелмасы белән контракт төзеде. Бу хакта Иран волейбол федерациясенең рәсми сайты хәбәр итә.

Чыганак мәгълүматлары буенча, Алекно Токиода Олимпия уеннары ахырына кадәр килешү төзегән һәм үз эшен 2020 елның 1 декабрендә башлаячак. Россия остазының ассистенты италияле Томазо Тотоло булачак, шулай ук Иран белгечләре тренерлар штабына керәчәк.

Иранның волейбол җыелма командасы Токиода Олимпиадада катнашачак. Ир-атлар турнирында Япония, Польша, Италия, Канада һәм Венесуэла аның көндәшләре була. Волейбол ярышлары Токиода 2021 елның 24 июленнән 8 августына кадәр уза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100