news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Леонов: Татарстан 2021 елда FINA билгеләгән барлык турнирларны уздырырга җыена

Коронавирус таралу сәбәпле, быел Дөнья кубогы һәм йөзү этаплары булмый калды.

Леонов: Татарстан 2021 елда FINA билгеләгән барлык турнирларны уздырырга җыена
Владимир Васильев

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан 2021 елда FINA тарафыннан билгеләнгән барлык турнирларны да үткәрергә планлаштыра. Бу хакта Су спорт төрләре сараенда узган матбугат конференциясендә ТР Спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

«Киләсе елга килешү буенча, без календарьдагы бөтен „Алтын серияне“ үткәрергә ниятлибез һәм бөтен дөньядан иң яхшы спортчыларны Казанда җыярбыз дип өметләнәбез», — диде Леонов.

2020 елда Казанда коронавирус пандемиясе аркасында йөзү һәм суга сикерү буенча Дөнья кубогы этаплары һәм синхрон йөзү буенча Дөнья сериясе этабы булмый калды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100