Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Чын команда рухыннан башка бер генә җиңү дә мөмкин түгел
Бүген "КАМАЗ-мастер" экипажлары машиналарны беренче техник тикшерү узу өчен Франциянең Марсель шәһәренә бара.
(Чаллы, 24 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спорт автомобильләрен шәхсән сынап карау һәм «Дакар-2020» ралли-рейдында «КАМАЗ-мастер» командасын озату өчен Тарловка сынау полигонына килде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Дакар-2020» ралли-рейдына җибәрер алдыннан танылган «КАМАЗ-мастер» командасы белән традицион очрашуында «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов полигонга килгәч, спорт киемнәрен киеп, ярышларга әзерләнгән автомобиль руле артына утырды. Ул ике заезд ясады, алар ясалма юл каршылыкларыннан сикерүләр белән истә калды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән аралашты һәм «КАМАЗ» ГАҖ эшчәнлегенә бәя бирде.
Аның сүзләренчә, бүген "КАМАЗ"ның дөнья дәрәҗәсендәге компания булуына шик юк. Ел саен пьедесталның иң югары ноктасына күтәрелә торган «КАМАЗ-мастер» командасының спорт җиңүләре Татарстан компаниясенең тотрыклы көндәшлеккә сәләтле булуын күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз