Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның ике хоккейчысы Россия яшьләр җыелма командасына чакырылган
Валерий Брагин җитәкләгән команда Канада командалары белән очраша.
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Россия яшьләр хоккей җыелма командасының Валерий Брагин җитәкләгән тренерлар штабы CIBC Canada Russia Series сериясендә катнашачак кандидатлар исемлеген игълан итте.
1 ноябрьдә Новогорскида башланачак кыска вакытлы җыеннарга 27 хоккейчы чакырылган. Алар арасында Казанның “Ирбис” командасы уенчылары – сакчы Николай Богатов белән бу сезонда "Ак Барс" өчен уйнау тәҗрибәсе булган һөҗүмче Владислав Кара да бар. 3 ноябрьдә Канадага хоккейчыларның 23е генә барачак. Аларга океан артында Төньяк Америка лигасында чыгыш ясаучы Россия уенчылары да кушыла.
CIBC Canada Russia Series – ел саен уздырыла торган 6 матчтан торган серия ул. Анда Россия яшьләр җыелмасы Канаданың үсмерләр лигасында уйнаучы хоккейчылардан тупланган командалар белән очраша. Быел ул 6-16 ноябрь көннәрендә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз