news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Знарок хоккей буенча Россия җыелма командасының баш тренеры итеп билгеләнде

Олег Знарок Олимпия уеннарында һәм дөнья чемпионатында команданың остазы булачак. Җыелма команданың элеккеге тренеры Валерий Брагин исә аның консультанты итеп билгеләнде.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Хоккей буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Олег Знарок булачак.

«Аның консультанты вазифасын Валерий Брагин башкара. Бу хакта журналистларга Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк сөйләде», — дип яза ТАСС.

Контракт бер елга төзелгән. Шулай итеп, Знарок Олимпия уеннарында һәм дөнья чемпионатында команданың остазы булачак. Җыелма команданың элеккеге тренеры Валерий Брагин исә аның консультанты итеп билгеләнде.

«Знарок Милли хоккей лигасы уенчылары арасында абруйлы кеше, команданы бергә туплар дип өметләнәбез. Анда харизма бар, ул җиңүче. Минск шәһәрендә узган дөнья чемпионатында (2014 елда узды. Россия җыелма командасы ул чакта өч алтын медаль яулады — ТАСС иск.) ул моны раслады», — диде Третьяк.

Третьяк шулай ук Знарокның баш тренер ассистенты Алексей Жамнов белән Америкага Милли хоккей лигасы уенчылары белән аралашырга барачагын да әйтте.

2014 елдан 2018 елга кадәр Знарок Россия җыелма командасын җитәкләде, аның җитәкчелегендә команда 2018 елгы Олимпиадада һәм 2014 елгы дөнья чемпионатында — алтын, дөнья беренчелегендә көмеш (2015) һәм ике бронза (2016, 2017) медаль яулады.

Клуб дәрәҗәсендә Знарок Эчке эшләр министрлыгының хоккей клубын җитәкләде, аны 2010 елгы Гагарин кубогы финалына кадәр чыгарды, Мәскәүнең ул җитәкләгән «Динамо»сы Контитенталь хоккей лигасында ике тапкыр (2012, 2013) плей-офф җиңүчесе булды, 2017 елда Петербургның СКА һәм шулай ук Мәскәүнең «Спартак» командаларын турнирда җиңүгә алып килде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100