news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» рәттән дүртенче уенда җиңде

Матч нәтиҗәсе буллит бәрүләрдә ачыкланды.

«Ак Барс» рәттән дүртенче уенда җиңде
Михаил Захаров/архив

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Владивостокның «Адмирал»ын җиңде.  

Матч исәбе — 2:1. Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Моңа хәтле «Ак Барс» рәттән ике тапкыр «Сочи» командасын һәм «Витязь»не җиңде. Бүген рәттән дүртенче җиңү булды.

Беренче периодның икенче минутында «Ак Барс» капкасына алка керде. Алканың кагыйдә буенча керүенә шик туды, хөкемдарлар, видеокабатлау караганнан соң, алканы исәпкә алмауларын хәбәр итте (0:0). «Ак Барс»ның көндәш команда капкасына таба бәрүләре күбрәк булды, тик «Адмирал»ның сирәгрәк һөҗүмнәре дә кискен иде, шулай да, период голларсыз тәмамланды.

Икенче периодның дүртенче минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, исәп ачылды, гол авторы — «Ак Барс» һөҗүмчесе Пер Линдхольм (1:0). Унсигезенче минутта, «Адмирал» күпчелектә уйнаганда, исәп тигезләште, алканы Дмитрий Саюстов кертте (1:1). 

Әлеге периодның икенче өлешендә хоккейчылар бер-бер артлы кагыйдә бозды. Командалар бишкә дүрт форматында да, бишкә өч, дүрткә дүрт, дүрткә өч форматларында да уйнады.

Өченче периодта голлар булмады. Тигез исәп саклану сәбәпле, командаларга өстәмә вакыт бирелде. Анда да алка капкага кермәде, хоккейчыларга буллит бәрергә туры килде. Капкачы белән бергә бер калып бәрүләрдә өстенлекне «Ак Барс» алды (2:1).

«Ак Барс» җиңүе белән «Татнефть Арена»да тагын бер шатлыклы вакыйга булды. Барс киеменә киенгән егет йөргән кызының кулын сорады. Кыз "Әйе", - дип җавап бирде.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Лукоянов — Бурмистров — Бровкин, Кэмпфер — Хенкель;
  • Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Юдин — Журавлёв;
  • Воронков — Сафонов — Зарипов, Адамчук — Рукавишников;
  • Тарасов — Линдхольм — Петров, Квартальнов — Глухов.

«Ак Барс» тренеры бүгенге уен составында өч пар сакчы һәм ундүрт һөҗүмче чыгарды. Гадәттә, тренерлар бер сакчыга күбрәк куя, ләкин бу сезонда «Ак Барс» кайбер уеннарда алты гына сакчы чыгара.

«Адмирал»

  • Налимов (Серебряков);
  • Лугин — Обидин — Кестнер, Мозик — Шулак;
  • Гәрәев — Вяч. Ушенин — Вл. Ушенин, Матушкин — Беляков;
  • Котляревский — Саюстов — Манукян, Меньшиков — Метальников;
  • Шевченко — Макаренко — Верба, Тютюнников — Паливко.

«Ак Барс» киләсе уенында Мәскәүнең «Спартак» командасы белән көч сынашачак. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда 26 сентябрь 17:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100