Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның дөнья чемпионын Төркиядәге җиңүе белән котлады
“Сез дөньяга яшь спортчылар өчен лаеклы үрнәк булырлык зур осталык һәм ныклык күрсәттегез”, - диелә котлауда
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыр атлетика буенча Россия яшьләр җыелма командасы баш тренеры Николай Колесников һәм авыр атлетика буенча Россиянең атказанган спорт мастеры Светлана Шимкованы авыр атлетика буенча дөнья чемпионатында җиңүе белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
“Барлык татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән сезне авыр атлетика буенча дөнья чемпионатында җиңүегез белән котлыйм. Светлана тарафыннан авыр, әмма гадел көрәштә яуланган алтын медаль зур кыйммәткә ия. Бу Светлананың шәхси казанышы һәм Татарстанның яңа җиңүе. Беренче мәртәбә хатын-кыз – республикабыз вәкиле спортның әлеге төрендә дөньяда иң яхшысы дип табылды.
Светлана! Сез дөньяга яшь спортчылар һәм Россиянең барлык яшьләре өчен лаеклы үрнәк булырлык зур осталык һәм ныклык күрсәттегез. Сезне, тренерыгыз Николай Васильевич Капитоновны Халыкара спорт аренасында республикабыз һәм илебез абруен арттырган искиткеч җиңүегез белән тәбрик итәм. Бу 2013 елгы Универсиада (Казан) һәм 2014 елгы Олимпиада (Сочи) алдыннан аеруча зур әһәмияткә ия. Сезгә сокланам һәм ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, спортта яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телим!”, - диелә республика башлыгы котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз