news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел илкүләм проект буенча 4 районда ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыклары ачыла

«Демография» илкүләм проекты физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче халык санын 55 процентка кадәр җиткерү бурычын тота.

Быел илкүләм проект буенча 4 районда ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыклары ачыла

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 2021 елда «Демография» илкүләм проектының «Спорт –тормыш нормасы» федераль проекты буенча, Татарстанның дүрт районында ГТО нормативларын тапшыра торган спорт мәйданчыклары ачылачак. Алар Нурлат, Яшел Үзән, Чистай һәм Биектау районнарында урнашачак.

Шулай ук быел Кукмарада универсаль спорт залы төзелеше тәмамлады. Әлеге объектның рәсми ачылышы 17 августта булды.

Илкүләм проект буенча Казанның Россия Герое С.А. Ашихмин исемендәге 130нчы урта мәктәбе территориясендәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы, шулай ук стендка ату һәм пуля белән ату буенча спорт мәктәпләре җиһазлар һәм инвентарьлар белән тәэмин ителде. 

Моннан тыш, Татарстан һәм Россиянең спорт резервын әзерләүче 10 спорт оешмасына җиһаз, инвентарь, экипировка һәм 5 Ford Focus микроавтобусы сатып алынды.

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең үсеше максатында «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек 12 юнәлешне колачлый.

«Демография» илкүләм проекты физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче халык санын 55 процентка кадәр җиткерү бурычын тота. Бу күрсәткечкә ирешү өчен кешеләрне спорт белән шөгыльләнергә этәрүче ГТО комплексларын актив рәвештә үстерергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100