news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның яңа җирләрендә чаңгы-биатлон базасы төзеләчәк

Татарстан башкаласына Лаеш районы Матюшино авыл җирлегенең алты участогын кушу турындагы закон 16 ноябрьдән үз көченә керә.

Казанның яңа җирләрендә чаңгы-биатлон базасы төзеләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бу көздә рәсми рәвештә Казанга кушылачак Лаеш районы территориясендә яңа спорт комплексы төзеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шәһәрнең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова сөйләде. 

«Казанга кушылган территориядә чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча тренировкалар һәм ярышлар уздыру өчен спорт комплексы төзү планлаштырыла», – диде спикер.

Ул бу территориягә республика хакимият органнарының да, муниципаль берәмлекнең дә башка планнары юклыгын искәртте.

Комплекс универсаль булачак: анда яңа уенчылар һәм профессиональ спортчылар шөгыльләнә алачак, диде Латыйпова.

Трассаның озынлыгы - 5 километр, киңлеге - 12 метр. Ул демисезонлы булачак, җәй өчен махсус асфальт юл каралган.

Комплекс төзелеше башланды инде. Беренче чиратны төзү быел ук тәмамланырга тиеш, шуннан соң база беренче спортчыларны кабул итәчәк.

Татарстан башкаласына Лаеш районы Матюшино авыл җирлегенең алты участогын кушу турындагы закон 16 ноябрьдән үз көченә керәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100