news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Заһитова «Кара аккош» программасына әзерләнү мизгелләрен инстаграмда чыгарды

Әлеге программа белән фигуралы шуу остасы 2018 елгы Пхенчхан олимпиадасында җиңде.

Заһитова «Кара аккош» программасына әзерләнү мизгелләрен инстаграмда чыгарды
https://www.instagram.com/azagitova/

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Пхенчхан-2018 Олимпия чемпионы Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы составында күнегүләрне дәвам итә. Кичә 18 яшьлек фигуристка Instagram социаль челтәрендәге битендә «Кара аккош» программасына әзерләнү мизгелләре видеосын урнаштырган.

«КП (кыска программа —Т-и иск.), тренировка, Олимпиада - 2018. Халыкара Олимпия көне белән!» - дип язган Заһитова.

Элегрәк «Татар-информ» Заһитованың Мәскәүнең «Самбо-70» спорт мәктәбен тәмамлавын һәм мәктәп музеена Пхенчхандагы олимпиадада җиңү яулаган вакытта тамашачылар бүләк иткән уенчык тапшыруын хәбәр иткән иде.

Шулай ук күптән түгел генә Алинә Заһитованың Япония Википедия сегментында Масару кушаматлы этенең үз сәхифәсе барлыкка килүе билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100