news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Россиянең Олимпия җыелма командасына 20 татарстанлы керүе ихтимал
Татарстанның 20гә якын атлетының Пекин уеннарында Россия Олимпия җыелма командасына эләгү өмете бар.
Скопировать ссылку
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Татарстанның 20гә якын атлетының Пекин уеннарында Россия Олимпия җыелма командасына эләгү өмете бар. Узган Олимпиадада Татарстан данын 9 спортчы яклады. Бу хакта бүген ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов белдерде.
Хәлил Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, Олимпиадага аз вакыт калуга карамастан (8 августта башлана), спорт төрләре буенча җыелма командаларны туплау әле төгәлләнмәгән. Әйтик, җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасы составы июль уртасында Казанда узачак Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.
Әмма Татарстанның кайбер спортчылары үзләренә Олимпия уеннарына юл ярды инде. Мәсәлән, Россия Олимпия җыелма командасы составына стендка атучылар Светлана Демина һәм Василий Мосин, Россия чемпионатында җиңү яулаган йөзүче Яна Мартынова керде инде. Осакадагы дөнья чемпионатында җиңгәннән соң, җиңел атлетчы Елена Соболева (1500 метр) барлык Олимпиада алды стартларыннан азат ителгән.
Чираттагы клуб командалары сезоны тәмамлангач, алардагы спортчылар ротациясе күпчелегенең составын үзгәртү сәбәпле, Олимпиадага Николай Падиус һәм Виктор Кейру, волейболчылар Андрей Егорчев, Александр Косарев һәм Сергей Тетюхин бара. Хәлил Шәйхетдинов аңлатканча, ярышларның нигезләмәләре буенча, Олимпиада сезоны дәвамында клуб өчен чыгыш ясаган атлетлар Уеннарда нәкъ менә шулар данын яклый.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, синхрон йөзүдә Татарстаннан Эльвира Хәсәнова барачак. Нәфис гимнастика буенча Россия җыелма командасы составына Татарстан мәктәбе тәрбияләнүчесе Дарья Шкурихина кергән.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры ярдәмчесе Дамир Закиров сүзләренчә, су полосы буенча Россия җыелма командасының Пекиндагы Олимпиадага уза алмавы кызганыч, чөнки җыелмада, нигездә, “Синтез” уенчылары иде.
Моннан тыш, җыелма команда составына авыр атлет Светлана Шимкова керергә тиеш иде, әмма тезе имгәнү сәбәпле, аңа операция ясалган. Ул Уеннарда катнаша алмаячак. Татарстанның икенче авыр атлеты Андрей Деманов 94 килограммлы үлчәү категориясендә Россия җыелма командасы составында 2008 елгы Олимпиадага юллама өчен көрәшен дәвам итәчәк. Наталья Смирнованың да Уеннарда катнашу өмете зурдан (ирекле көрәш, 55 кг).
Күптән түгел Мәскәү регатасында җиңү яулаган Артем Косов академик ишү буенча Олимпия “дүртлеге” составына эләгә ала. Әмма әлегә Россия җыелмасының бу спорт төре буенча Олимипиада лицензиясе юк.
Алдарак әйтелгәнчә, җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасы составы Казандагы Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча формалаштырылачак. Олимпиада җыелма командасына татарстанлылар Гөлнара Самитова-Галкина (каршылыклар белән 3000 метр), Екатерина Волкова (каршылыклар белән 3000 метр), Наталья Русакова (4х100 эстафета), Елена Мигунова (4х400), Руслан Гатауллин (озынлыкка сикерү) һәм Людмила Колчанова (озынлыкка сикерү) дәгъва итә. Соңгысы иң көчле спортчылар Татьяна Лебедева, Ирина Семагина һәм Татьяна Котова белән беррәттән өч урынның берсе өчен көч сынаша. Соңгы старт – Ауропа Кубогында Людмила Колчанова дөньядагы иң яхшы нәтиҗә белән җиңү яулады – 7 метр 4 сантиметр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot