news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада велосипедчылар 8 чакрым юл үтәчәк

Анда велосипедта йөри белүче һәркем катнаша ала.

Түбән Камада велосипедчылар 8 чакрым юл үтәчәк
tat.e-nkama.ru

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Бу якшәмбе, 26 майда Түбән Камада шәһәркүләм велоузыш үткәрелә. Анда велосипедта йөри белүче һәркем катнаша ала. Колонна ЮХИДИ озатуында хәрәкәт итәчәк һәм 8 чакрым юл үтәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Гаилә" паркында парадка "Яшел Фитнес" хәрәкәте дә кушыла. Соңрак "Лента" сәүдә үзәге яныннан теләге булган һәркем велосипедта йөрергә чыга ала.

Велосипедчылар  16:30 сәгатьтә шәһәрнең Көньяк урамындагы "Магнит" сәүдә үзәге янында җыелачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot