news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спорт белән шөгыльләнүдән салым кайтару хокукы турында закон кабул итте

Салым акчасын кайтару мөмкин булган физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре исемлеген хөкүмәт билгеләячәк.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы өченче укылышта Россия Салым кодексына төзәтмәләр кабул итте. Алар физкультура һәм спорт белән бәйле хезмәтләр өчен түләгәннән салым кайтарту мөмкинлеге бирә. Закон проектын парламентка Хөкүмәт керткән.

«Интерфакс» хәбәр иткәнчә, Документта НДФЛ буенча салым базасын билгеләгәндә гражданин оешма яки шәхси эшмәкәр күрсәткән физкультура-савыктыру хезмәтләре өчен түләгән акчадан салым кайтара ала диелгән. Салымны 18 яшькәчә балалар өчен дә алырга мөмкин. Оешма һәм шәхси эшмәкәр өчен физкультура-савыктыру хезмәтләре күрсәтү төп эшчәнлек булырга тиеш.

Салым акчасы чыгымнар күләмендә биреләчәк, әмма башка социаль салым түләүләре белән бергә бер елга 120 мең сумнан артык булмаячак. Ягъни гражданин бер елда 15 600 сум чамасы салым акчасын кайтара ала.

Салым акчасын кайтару мөмкин булган физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре исемлеген хөкүмәт билгеләячәк. Салым акчасын кайтару мөмкин булган компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләр исемлеген ел саен 1 декабрьгә кадәр хөкүмәт раслаган тәртип буенча Спорт министрлыгы төзиячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100