Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан марафоны вакытында милләтләр парады була
Ярышлар 1-2 майда Казан үзәгендә узачак.
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 2021 елгы Казан марафонында милләтләр парадын үткәрү планлаштырыла. Анда һәр теләүче катнаша ала.
Берәр дистанциядә катнашу теләге белдергән теләсә кайсы йөгерүче үз иле яки Россия төбәге данын яклый ала. Парад ярышларның беренче көнендә, 1 майда узачак. Бу турыда Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спортчылар Татарстан башкаласының төп истәлекле урыннары — Казан Кремле, Үзәк стадион, Кабан күле һәм Меңьеллык паркы яныннан йөгереп узачак.
Киңкүләмле чарада катнашучыларга лекторий һәм паста-пати, шулай ук күргәзмә тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз