news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парижда хәрби спорт төрләре фестивалендә татар көрәшен күрсәткәннәр

Мең кешелек залда Раил Нургалиев, Фәрхәт Фәйзуллин, Ислам Фәләхов, Муса Галләмов, Айнур Сыртаев, Азат Нурмөхәммәтов һ.б. чыгыш ясаган.

Парижда хәрби спорт төрләре фестивалендә татар көрәшен күрсәткәннәр
кадр из видео

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Энҗе Габдуллина). 23 март көнне Парижда хәрби спорт төрләренең 34 нче халыкара фестивалендә татар көрәшчеләре күрсәтмә чыгыш ясаган. Бу турыда Россия көрәш федерациясенең мәгълүмат үзәге хәбәр итте.

Мең кеше сыйдырылышлы Accor Hotels аренасында спортчылар татар көрәшен күрсәткән. “Без үзебезнең көрәшне югары дәрәҗәдә күрсәтергә телибез. Моның өчен чыгышка көрәшнең күпьеллык тарихын күрсәтүче татар сәнгате элементларын да, көрәшебезнең динамикалы булуын исбатлый торган акробатик күнегүләрен дә керттек”, - дигән  Россия көрәш федерациясенең вице-президенты Равил Ногманов.

Равил Ногманов мондый халыкара фестивальләрдә катнашу татар көрәшен таныта дигән фикердә. “Фестивальдә катнашуыбыз Европа тамашачысына татар көрәшенең матур һәм мавыктыргыч икәнен күрсәтергә булышыр, ә спортчыларга июньдә узачак дөнья чемпионатына килү теләген арттырыр дип өметләнәбез”, - дигән ул.

Россия көрәш федерациясе делегациясе составында Олимпия уеннары призеры Мурат Гайдаров, татар көрәшчеләре Раил Нургалиев, Фәрхәт Фәйзуллин, Ислам Фәләхов, Муса Галләмов, Айнур Сыртаев, Азат Нурмөхәммәтов тә бар. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100