news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казаночка» ике матчта җиңеп, Суперлига-1 чемпионатында алтынчы урынга күтәрелде

Тренер Петр Самойленко кул астында шөгыльләнүче спортчылар «Баскет-холл»ның кече залында Вологданың «Чеваката» клубын ике мәртәбә отты.

«Казаночка» ике матчта җиңеп,  Суперлига-1 чемпионатында алтынчы урынга күтәрелде
instagram.com/bckazanochka

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). «Казаночка» баскетболчылары, Суперлига-1 даими чемпионатында ике тапкыр рәттән җиңүгә ирешеп, үз җанатарларын куандырды.

Тренер Петр Самойленко кул астында шөгыльләнүче спортчылар «Баскет-холл»ның кече залында Вологданың «Чеваката» клубын ике мәртәбә отты. Беренче очрашу – 69:64, икенчесе 59:50 исәбенә хуҗаларның җиңүе белән төгәлләнде.

Бу «Казаночка» командасына даими чемпионаттагы хәлен бераз яхшыртырга мөмкинлек бирде. Хәзер Казан клубы турнир таблицасында алтынчы урынны били.

26-27 гыйнварда исә «Казаночка» «Баскет-холл»ның кече залында Мәскәүнең «МБА-2» клубы белән очрашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100