news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2019 елда «Спорт — тормыш нормасы» проекты буенча 18 ГТО мәйданчыгы ясалган

Татарстанда спорт инфраструктурасы «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.

2019 елда «Спорт — тормыш нормасы» проекты буенча 18 ГТО мәйданчыгы ясалган
Михаил Захаров/архив

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). 2019 елда «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча Чаллы шәһәрендә һәм Апас районында 2 футбол кыры һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелгән. Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.

Шулай ук әлеге «Спорт — тормыш нормасы» программасы буенча Лаеш һәм Минзәлә районнарында 2 баскетбол-волейбол мәйданчыгы файдалануга тапшырылган. Сарман районында тренажерлар куелган мәйданчык пәйда булган.

Буа һәм Лениногорск шәһәрләренә ике боз катыру машинасы, Чаллы, Биектау һәм Казандагы спорт мәктәпләренә хоккей өчен җиһазлар комплекты һәм тренажерлар кайтарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot