news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй каратэчылары Татарстан беренчелеге призерлары булды

Ярышларда 15 шәһәрдән 200дән артык спортчы көч сынашты.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Ләйлә Мостафина). 22 ноябрьдә Кукмарада киокусинкай каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Анда Татарстан һәм Башкортстаннан 200дән артык спортчы катнашты. Бу хакта район газетасы яза.

Зәй данын Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүче спортчылар яклады. Үз категорияләрендә Әмир Ишмөхәммәтов, Георгий Храмков, Георгий Скопинцев, Виталий Бочкарев, Владислав Семенов, Егор Пылаев, Мәдинә Төхвәтуллина җиңеп чыкты. Максим Зеленин, Валерий Селиверстов, Даниил Павлов беренчелекнең көмеш призерлары булдылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100