420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә, 22 ноябрьдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ир-атлар арасында джиу-джитсу буенча Ульяновск өлкәсе чемпионатында 77 кг үлчәү категориясендә катнашып, ветераннар төркемендә беренче урынны яулады. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чемпионатта Идел буе федераль округы төбәкләреннән — Башкортстан, Татарстан республикаларыннан, Самара, Ульяновск өлкәләреннән һ.б. барлыгы йөзгә якын катнашучы көч сынашты.
«Без мондый ярышларда тәҗрибә туплыйбыз, осталыкны арттырабыз. Ветераннар төркемендә җиңүчеләрнең артуы сөендерә», — дип билгеләп үтте тренер, ТР Джиу-джитсу федерациясе президенты Айрат Кәлимуллин.
Ачык турнирда Татарстан данын яклап, 5 кеше беренче урынга, тагын 4 катнашучы призлы урыннарга лаек булды.
85 кг, ир-атлар:
62 кг, ир-атлар:
56 кг, ир-атлар:
85 кг, ветераннар:
Осипов Евгений — I урын
69 кг, ветераннар: