420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» командасы Омск шәһәренең «Авангард» хоккейчыларына 0:3 исәбе белән җиңелде. Уен Мәскәүдә узды. «Авангард» хоккей командасы әлеге матчта 70 еллык юбилеен бәйрәм итте.
Беренче период. Унберенче минутта, «Авангард» күпчелектә уйнаганда, Оливер Каски исәпне ачты (1:0). Ундүртенче минутта «Авангард» һөҗүмчесе Корбан Найт гол кертте (2:0).
Икенче периодта голлар булмады.
Өченче период. Җиденче минутта Корбан Найт, командасы күпчелектә уйнаганда, «Ак Барс» капкасына өченче алканы кертте (3:0).
Командалар составы:
«Авангард»
«Ак Барс»
«Ак Барс» киләсе уенын Магнитогорск шәһәрендә үткәрәчәк. Казан хоккейчылары «Металлург» командасы белән очраша. Матч 25 ноябрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.