news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда көрәш буенча XIX дөнья чемпионаты була

Ярышларда 36 илдән килгән спортчылар катнашыр дип көтелә.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе атнада, 27-30 октябрьдә, Казанда билбау көрәше буенча XIX дөнья чемпионаты узачак.

ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 36 илдән килгән спортчыларны «Ак Барс» Көрәш сарае кабул итәчәк.

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты ирекле һәм классик стильдә, гамәлдәге халыкара кагыйдәләр нигезендә түбәндәге үлчәү категорияләре буенча үткәрелә:

  • ир-атлар (ирекле стиль): 57 кг, 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг, 100+кг;
  • ир-атлар (классик стиль): 57 кг, 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг, 100+кг;
  • хатын-кызлар (ирекле стиль): 52 кг, 58 кг, 66 кг, 76 кг, 76+кг.

Һәр үлчәү категориясендә беренче, икенче һәм өченче урыннар каралган.

Турнирның программасы:

27 октябрь (чәршәмбе)

16.00 – 17.00 Медицина контроле, катнашучыларны үлчәү, ирекле стиль:

  • ир-атлар 57 кг, 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг, 100+кг;
  • хатын-кызлар 52 кг, 58 кг, 66 кг, 76 кг, 76+кг.

28 октябрь (пәнҗешәмбе)

  • 10.00 – 14.00 Башлангыч очрашулар, ирекле стиль, барлык үлчәү категорияләрендә.
  • 14.00 – 15.00 Чемпионатның тантаналы ачылышы
  • 15.00 – 17.00 Ярым финал, финал очрашулары, ирекле стиль, барлык үлчәү категорияләрендә
  • 16.00 – 17.00 Медицина контроле, катнашучыларны үлчәү, классик стиль: ир-атлар: 57 кг, 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг, 100+кг.

17.00 – 18.00 Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү, ирекле стиль, барлык үлчәү категорияләрендә.

29 октябрь (җомга)

  • 9.00 – 13.00 Башлангыч очрашулар, классик стиль, барлык үлчәү категорияләрендә.
  • 13.00 – 15.00 Ярым финал, финал очрашулары, классик стиль, барлык үлчәү категорияләрендә.
  • 15.00 – 16.00 Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү, классик стиль, барлык үлчәү категорияләрендә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100