news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтнең яшь боксчысы бөтенроссия турнирында җиңү яулады

Ярышка Оренбург, Төмән, Самара өлкәләреннән, шулай ук Татарстан һәм Башкортстаннан спортчылар җыелды.

Әлмәтнең яшь боксчысы бөтенроссия турнирында җиңү яулады
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 23 август, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт спортчысы Артем Бормотов бокс буенча «Б» классында Бөтенроссия турнирында беренче урынны алды. Шулай итеп, яшь спортчы Россиянең спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде. Яшүсмер тренерлар Раджив Низамиев һәм Сергей Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Ярышлар 17-21 август көннәрендә Соль-Илецк шәһәрендә узды. Турнир халык мәгарифе отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны И. С. Шишкин истәлегенә багышланды.

Турнирда Оренбург, Төмән, Самара өлкәләреннән, шулай ук Татарстан һәм Башкортстаннан 120 спортчы катнашты.


news_right_1
news_right_2
news_bot