news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Уфа командасын дүрт уенда да җиңде

Казан командасы плей-оффның өченче турына үтте.

«Ак Барс» хоккейчылары Уфа командасын дүрт уенда да җиңде
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Уфа шәһәрендә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Салават Юлаев» командасын 3:2 исәбе белән җиңде. Әлеге җиңү белән «Ак Барс» плей-оффның өченче турына узды.

  • Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. «Ак Барс» Уфаның «Салават Юлаев» командасын рәттән дүрт уенда җиңде һәм киләсе турга үтте. Моңа хәтле «Ак Барс» шулай ук рәттән дүрт уенда Түбән Новгородның «Торпедо»сын җиңгән иде. «Ак Барс»ның киләсе турдагы көндәше әлегә билгесез.

Беренче периодта голлар булмады.

Икенче периодның унҗиденче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров исәпне ачты (0:1). Унсигезенче минутта Дмитрий Воронков «Салават Юлаев» капкасына икенче алканы кертте (0:2).

Өченче период. Икенче минутта Станислав Галиев исәпне 0:3 итте. Әлеге голдан соң «Салават Юлаев» капкачысын алмаштырды: бозга Юха Метсола урынына Даниил Тарасов чыкты. Уналтынчы минутта Уфа командасы капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды, шул вакытта Теему Хартикайнен «Ак Барс» капкасына алка кертте (1:3). Бер минут та үтмәде, Александр Кадейкин Казан командасы капкасына икенче алканы кертте (2:3).

Командалар составы:

«Салават Юлаев»

  • Метсола (Тарасов);
  • Гранлунд — Маннинен — Хартикайнен, Панин — Ларсен;
  • Плэтт — Кадейкин — Кугрышев, Науменков — Коледов;
  • Хохряков — Картаев — Башкиров, Алексеев — Бирюков;
  • Гыйматов — Пименов — Солодухин (Әмиров), Лисовец.

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Голубев);
  • Доус — Галимов — Тихонов, Викстранд — Яруллин;
  • Лукоянов — Глухов — Фисенко, Педан — Хенкель;
  • Песонен — Кормье — Петров, Рукавишников — Юдин;
  • Галиев — Бурмистров — Воронков (Сафонов), Лямкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100