Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә ветеринария хезмәте җитәкчеләре чаңгыда узышты
Беренче урынны Балтач ветеринария хезмәте башлыгы Алмаз Исрафилов яулады.
(Зәй, 23февраль, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). Кояшлы, салкын кышкы көндә республика ветеринария хезмәтенең районнардагы бүлек башлыклары «Ялта-Зәй» чаңгы спорты үзәгендә җитезлектә көч сынашты. Соңыннан җиңүчеләрне район башлыгы Разиф Кәримов шәхсән тәбрикләде.
Алдынгы булу теләге салкынлыкны тоярга да ирек бирмәде җитәкчеләргә. Шулай да ярыш нәтиҗәсез булмый. Беренче урынны Балтач ветеринария хезмәте башлыгы Алмаз Исрафилов яулады. Икенчедә Кукмарадан Рифат Кәримуллин, өченчедә Азнакайдан Рөстәм Әхмәтшин.
Зәй районының ветеринария хезмәте башлыгы Фоат Исламов беренче унлыкка керде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз