news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә «Водоканал» ширкәте призына хоккей турниры ТАССРның 100 еллыгына багышланды

Беренче җиңүгә Свердловск командасы иреште.

Әгерҗедә «Водоканал» ширкәте призына хоккей турниры ТАССРның 100 еллыгына багышланды
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 23 февраль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә «Водоканал» ширкәте җитәкчесе Илдус Шәймөхәммәтов әлеге предприятие призына алтынчы тапкыр турнир уздыра. Быелгы турнир ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Җиңү өчен Әгерҗе, Ижевск, Менделеев һәм Свердловск өлкәсеннән килгән командалар көч сынашты.

Илдус Шәймөхәммәтов райондагы хоккей федерациясе президенты да. Үзенең дә ике улы — Эмиль һәм Адил хоккей белән шөгыльләнә.

Уеннарга старт биргәнче аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев яшүсмерләр арасында хоккей спортын үстерү өчен зур тырышлык куйганы өчен Илдус Эрнест улына олы рәхмәтен җиткерде. Ә командаларга матур уен күрсәтүләрен теләде.

Ярышны Әгерҗенең «Спутник» һәм Свердловск командалары ачты. Иң беренче исәпне кунаклар ачты. Аннан әгерҗелеләр дә көндәшләре капкасына алка кертте. Өченче уенда исәп 3:3 иде. Әмма уен төгәлләнергә берничә минут кала Свердловск командасы җиңүгә иреште.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100