news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта 2005 елгы хоккейчылар арасында турнир җиңүчеләре ачыкланды

Ә гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, 1 урында Уфа командасы, 2 урында — Актаныш, 3 урында — Чаллы.

Актанышта 2005 елгы хоккейчылар арасында турнир җиңүчеләре ачыкланды
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 23 февраль, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). 21-23 февраль көннәрендә «Лачын» бозында, Актанышның 310 еллыгы уңаеннан район башлыгы кубогына, 2005 елгы хоккейчылар арасында турнир узды. Бүген турнир җиңүчеләре ачыкланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Биредә Актаныш, Уфа, Яр Чаллы, Бөгелмә, Бакалы хоккейчылары көч сынады.

Өч көн дәвамында, салкын бозда барган кызу уеннарда Уфаның «Салават Юлаев» командасы беренче урынга чыкты. Актанышның «Лачын» хоккейчылары алардан бераз гына калышып 2 урынга ия булды.

Лачын» командасы Россия турнирларында катнашкан Яр Чаллы хоккейчылары белән көч сынап «корыга» диярлек җиңү яуладылар. Уфа хоккейчылары белән уйнаганда капкага кергән бер алка саналмау нәтиҗәсендә икенче урынга төште. Әлеге бәхәсле мизгел кәефне бераз кырса да, егетләр башка уеннарда яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Ә гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, алар түбәндәгечә: 1 урында Уфа командасы, 2 урында — Актаныш, 3 урында —  Чаллы, 4 урында — Бөгелмә, 5 урында — Бакалы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100