news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Минск шәһәренең «Динамо» командасын җиңде

Казан командасы киләсе уенда Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән очраша.

«Ак Барс» Минск шәһәренең «Динамо» командасын җиңде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Минск шәһәренең «Динамо» хоккейчыларын кабул итте. «Ак Барс» — «Динамо» уенында 5:4 исәбе белән Казан хоккейчылары җиңү яулады.

Әлеге матчта Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясенең лидеры һәм Көнбатыш конференциясенең иң түбән очколар җыйган командасы көч сынашты.

Уен Бөек Ватан сугышы ветераны, гвардияче-десантчы Павел Клетневның алканы символик рәвештә ыргытуы белән башланды.

Беренче периодта голлар булмады.

Икенче период. Өченче минутта «Динамо» һөҗүмчесе Шэйн Принс исәпне ачып җибәрде (0:1). Унбишенче минутта «Ак Барс» сакчысы Андрей Педан гол кертте (1:1). Унсигезенче минутта Андрей Костицин «Ак Барс» капкасына алка кертте (1:2).

Өченче период. Өченче минутта, «Динамо» күпчелектә уйнаганда, Александр Павлович «Ак Барс» капкасына тагын бер алка кертте (1:3). Сигезенче минутта Михаил Глухов гол кертте (2:3). Уникенче минутта Кирилл Петров исәпне тигезләштерде (3:3). Ундүртенче минутта Виктор Тихонов «Ак Барс»ны бер алкага алга чыгара алды (4:3).

Унҗиденче минутта «Динамо» һөҗүмчесе Шэйн Принс азчылыкта уйнаганда үзенең икенче алкасын кертә алды (4:4). Унсигезенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Данис Зарипов гол кертте һәм командасына җиңү китерде (5:4).

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Рейдеборн (Билалов);

Азеведо — Кормье — Петров, Яруллин — Виртанен;

Галиев — Воронков — Зарипов, Рукавишников — Лямкин;

Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Викстранд — Педан;

Тихонов — А. Галимов — Санников (Фисенко), Фазылҗанов.

«Динамо»:

Карнаухов (Тэйлор);

А. Костицын — Ковыршин — Стефанович, Граньяни — Ерёменко;

Грецкий — Спунер — Мартынов, Дерябин — Эллиотт;

Принс — Паре — Павлович, Денисов — Готовец;

Аносов — Демков — Дадонов, Достанко — Евенко.

«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Салават Юлаев» уены 25 февраль көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100