420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама чаңгычысы Алия Ихсанова бүген Финляндиянең Лахти шәһәрендә башланган чаңгы ярышлары буенча Дөнья кубогының алтынчы этабында катнашты.
15 километрга (скиатлон 2×7,5 км) узышта Ихсанова 28нче нәтиҗә күрсәтте, җиңүчедән ул 3 минут 48,5 секундка калышты.
Беренче урынны Норвегия чаңгычысы Терезе Йохауг яулады, ул 37 минут 45,1 секундта 15 километр араны узды. Икенче һәм өченче урыннар шулай ук норвегиялеләр - Хелене Марание Фоссесхолм һәм Хейди Венг яулады.
Россиялеләр арасында иң яхшысы - Наталья Непряева: аның 6нчы нәтиҗә (җиңүчедән 1 минут 2,5 секундка калышып) булды.