Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Салават Фәтхетдинов: Без Россия Кубогында Татарстанны лаеклы тәкъдим иттек
Тольяттида Россия Автомобиль федерациясе Кубогының һәм бозда автомобиль узышлары буенча Россия Кубогының беренче этабы заездлары тәмамланды.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Тольяттида Россия Автомобиль федерациясе Кубогының һәм бозда автомобиль узышлары буенча Россия Кубогының беренче этабы заездлары тәмамланды. 1600 классында Татарстан узышчысы Рөстәм Фәтхетдинов җиңүче булды. AG Team командасының Казаннан яшь пилоты баштан ук җиңүгә омтыла. Заездлар җиңел түгел иде, күпсанлы узып китүләр һәм киеренке көрәш булды. Бу турыда Салават Фәтхетдиновның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спорт менеджеры һәм узышчының әтисе, танылган татар җырчысы Салават Фәтхетдинов сүзләренчә, беренче этаптан соң 1600 классында бозда узышлары буенча Россия чемпионаты лидеры ачыкланды, ул — Татарстан вәкиле.
«Рөстәм ярышларда катнашучылар арасында иң яше. Абсолют җиңү турында сөйләргә иртәрәк. Монда күп факторлар уңыштан башлап автомобильнең техник төзеклегенә кадәр йогынты ясый. Көндәш бәрдермәсен, зыян китермәсен өчен старттан беренче булып китәргә һәм алга ыргылырга кирәк. Шул вакытта җиңү өчен мөмкинлекләр яхшы булачак», — диде Татарстанның халык артисты.
Сүз уңаеннан, Рөстәм Фәтхетдинов икенче һәм дүртенче урыннарны яратмый. Аның машинасында «Иң мөһиме катнашу түгел, ә җиңү» дигән язу бар. Салават Фәтхетдинов сүзләренчә, автоспортта команда мөһим роль уйный. Җиңү дә коллектив эше.
AG Team — ул көчле коллектив. Монда тренерлар составы да көчле, профессиональ механиклар, бар эш тә җайга салынган. Россия чемпионаты башланганчы алар тренировкага җыела, узыша торган машинада төзәтәсе һәм көчәйтәсе нәрсәләрне карыйлар.

Салават Фәтхетдинов бу сезонда улы Рөстәмнең автомобиль боз узышларында беренче җиңүе генә булмас дип ышана. Тиздән узыш этаплары Архангельскида һәм Татарстанда узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз