news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан спортчысы трамплиннан сикерү буенча дөнья кубогында җиңде

Ярышларда төрле илләрдән 78 спортчы катнашты.

 Татарстан спортчысы трамплиннан сикерү буенча дөнья кубогында җиңде
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Германиянең Обервизентал шәһәрендә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча FIS Кубогы кысаларында беренче стартта Татарстанда туып-үскән 16 яшьлек Данил Садриев җиңү яулады. Ярышта 78 спортчы катнашты. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Турнирда Татарстанда туып-үскән 16 яшьлек Данил Садриев халыкара шәхси ярышларда үзенең беренче зур уңышына иреште», диелгән хәбәрдә.

Садриев ике рәсми омтылышта да иң яхшысы булды һәм үзенең якын көндәшләрен сигез баллга артта калдырды.

Башка призлы урыннарны Австрия спортчылары Максимилиан Штайнер һәм Штефан Райнер алды.



news_right_1
news_right_2
news_bot