news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» — «Авангард» матчы Казан командасы җиңүе белән төгәлләнде

«Ак Барс» — «Авангард» исәбе — 3:2.

«Ак Барс» — «Авангард» матчы Казан командасы җиңүе белән төгәлләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасын 3:2 исәбенә җиңде.

Казанның «Татнефть Арена» боз сарае трибуналарында Олимпия чемпионы Алинә Заһитова да бар иде.

Беренче период. Бишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров исәпне ачты (1:0). Тугызынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаган вакытта, «Авангард» хоккейчысы Петер Цегларик исәпне тигезләштерә алды (1:1). Әлеге периодта «Ак Барс»ның һөҗүмнәре күп һәм кискен иде, тик Шимон Грубец «Авангард» капкасын, шпагатларга утыра-утыра, саклап калды.

Икенче периодның икенче минутында Дмитрий Воронков «Ак Барс»ны алга чыгарды (2:1). Периодның соңгы минутында, «Ак Барс» азчылыкта алка кертә алды, гол авторы — Илья Сафонов (3:1). Берничә секунд үтүгә, «Авангард» һөҗүмчесе Владимир Жарков гол кертте (3:2).

Өченче период голларсыз үтте. 

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Бобков (Билялов);
  • Кагарлицкий — Галимов — Тарасов, Кэмпфер — Хенкель;
  • Уил — Воронков — Петров, Журавлёв — Юдин;
  • Дыняк — Сафонов — Панюков, Лямкин — Адамчук;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Кателевский), Рукавишников.

«Авангард»

  • Грубец (Демченко);
  • Цегларик — Прохоркин — Сошников, Емелин — Каски;
  • Телегин — Найт — Якупов, Шәрипҗанов — Покка;
  • Жарков — Дергачев — Косов, Готовец — Береглазов;
  • Дедунов — Каблуков — Брюквин (Грицюк).

«Ак Барс» киләсе уенын Екатеринбургта уздырачак. «Автомобилист» — «Ак Барс» матчы 26 октябрь 17:00 сәгатьтә башлана.  



Галерея: «Ак Барс» — «Авангард» хоккей матчыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100