news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында илледән артык көрәшче көч сынашты

«Ак барс Питрәч» ҖЧҖ призларына «Көрәш» буенча 17нче шәхси-команда ачык турниры узды.

Питрәч районында илледән артык көрәшче көч сынашты
Илшат Гайсаров

(Питрәч, 22 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Илшат Гайсаров). «Ак барс Питрәч» ҖЧҖ призларына «Көрәш» буенча 17нче шәхси-команда ачык турниры узды. Анда илледән артык көрәшче көч сынашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Турнирда 2007-2009 елгы ир-егетләр ярышты. Алар өч авырлык категориясендә көч сынашты. Үз авырлык категорияләрендә җиңүче егетләр: Камил Закиров (30 килограммга кадәр, Мәскәү районы, Казан), Ярослав Лывин (40 килограммга кадәр) һәм Ильяс Гарипов (+40 килограмм, икесе дә Ленино-Кокушкино авылыннан).

Гомумкоманда зачетында беренче урынны Ленино-Кокушкино егетләре, икенче урынны район үзәгенең икенче мәктәбе, өченчене беренче мәктәп алды.

Ир-атлар арасында пьедесталның югары баскычына Илһам Гайфетдинов (70 килограммга кадәр, Мамадыш), Марат Сафин (90 килограммга кадәр, Шәле), Фәрхәт Фәйзуллин (+90 килограмм, «Ак Барс Питрәч») күтәрелде.

Кубокны һәм төп призны «Ак барс Питрәч» командасы яулады. Икенче урында — Шәле батырлары, өченче урынны Күн командасы алды.

Барлык призерлар да оештыручылардан истәлекле бүләкләр алды. Иң алдынгы яшь көрәшче буларак, Ярослав Лывинга велосипед тапшырдылар. Сөнгатуллиннар гаиләсе — Рияз, Инсаф һәм аларның әтиләре Марсель берьюлы өч приз алды. Аларның һәркайсы үз авырлык категорияләрендә өченче урынны алды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100