Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зиннәтулла Билалетдинов Россия җыелма командасына кайтырга мөмкин
Зиннәтулла Билалетдинов 2004-2011 елларда Казанның «Ак Барс» командасында баш тренер булды.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Россия Хоккей федерациясе Россия җыелма командасы штабына олимпиадаларда эшләгән белгечләрне җәлеп итү вариантын карый.
Бу хакта «Матч ТВ» телеканалына биргән интервьюсында штаб башлыгы Роман Ротенберг сөйләде. Беренче булып ул «Ак Барс» ның легендар остазы Зиннәтулла Билалетдинов фамилиясен атады.
«Мин җыелма командада эшләүчеләр белән элемтәдә булырга тырышам. Сочидагы Олимпиадада баш тренер булган Зиннәтулла Билалетдиновның тәҗрибәсе бик кирәк булды, һәм без аның процесслары ничек корылганлыгы турында күп сөйләшкән идек. Җиңү өчен бөтен нечкәлекләрне, нинди хаталар җибәрелгәнен, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңларга кирәк. Җиңелүләрсез җиңү булмый», — дип сөйләде җыелма команда штабы җитәкчесе.
Ротенберг шулай ук Олег Знарк һәм Вячеслав Быков белән элемтәдә булуын да өстәде. Знарк Россиягә 2018 елда Пхенчханда узган уеннарда җиңү китерде, ә Быков 2010 елда Ванкуверда узган Олимпиада вакытында эшләде. «Без барысы белән дә эшлибез. Без барысын да җыя алабыз. Иң мөһиме — җиңү» — диде функционер, тренерлар цехы ветераннарын бер штабка җыярга дигән тәкъдимгә җавап итеп.
Зиннәтулла Билалетдинов 2004-2011 елларда Казанның «Ак Барс» командасында баш тренер булды һәм команда белән бергә өч тапкыр Гагарин Кубогын һәм Россия чемпионы исемен яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз