news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» читтән генә карап торган Данис Зарипов белән җиңү яулады

«Ак Барс» — «Авангард» уены буллитлардан соң 2:1 исәбе белән тәмамланды.  

«Ак Барс» читтән генә карап торган Данис Зарипов белән җиңү яулады
архив/Михаил Захаров

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасын кабул итте. Уен Казан командасы файдасына 2:1 исәбе белән төгәлләнде.

«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов әлеге уенда бозга чыкмады, уен артыннан читтән генә карап торды. Бозда капитан вазифасын Джастин Азеведо үтәде.

«Авангард»ның капитаны — «Ак Барс» составында ике тапкыр Гагарин Кубогын откан сакчы Алексей Емелин. «Авангард» командасының капкачысы Эмиль Гарипов тугыз уенның җидесендә командасының капкасын саклаган, тик «Ак Барс»ка каршы матчта ул уйнамады.

«Ак Барс» һөҗүмчесе Виктор Тихонов өчен әлеге матч Россия чемпионатларында 500нчесе булды. Станислав Галиев Казан командасында 200нче уенын үткәрде.

Беренче период. Унөченче минутта, Станислав Галиев, үзенең юбилей уенына бүләк ясап, «Авангард» капкасына алка кертте (1:0).

Икенче период. Унҗиденче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Авангард» сакчысы Оливер Каски исәпне тигезләштерә алды (1:1).

Өченче периодның ахырында «Ак Барс» азчылыкта калды, тик команда алка керттермичә кала алды, тигез исәп сакланды, шул сәбәпле өстәмә вакыт — овертайм бирелде. Овертаймда да голлар кермәде, буллит бәрү сериясе башланды. Буллит бәрүләрдә бердәнбер алканы Александр Хованов кертте һәм «Ак Барс»ка җиңү китерде.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Рейдеборн);
  • Азеведо — Кормье — Петров, Яруллин — Викстранд;
  • Дыняк — Галимов — Галиев, Юдин — Лямкин;
  • Доус — Сафонов — Тихонов, Хенкель — Педан;
  • Лукоянов — Глухов — Фисенко (Хованов), Рукавишников.

«Авангард»

  • Бобков (Гарипов);
  • Секач − Найт — Буше, Шәрипҗанов − Емелин;
  • Шумаков − Семёнов — Комаров, Чистяков − Каски;
  • Толчинский − Зернов — Хохлачёв, Береглазов − Готовец;
  • Потапов − Стась − Дедунов (Чинахов), Соловьёв.

Киләсе уенны «Ак Барс» Санкт-Петербургта үткәрәчәк. «СКА» — «Ак Барс» матчы 25 сентябрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100