Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Әлмәт хоккейчылары турнир таблицасының башында
^Әлмәт хоккейчылары турнир таблицасының башында
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Әлмәт, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Марат Бәдретдинов). Кичә Әлмәтнең “Юбилейный” спорт сараенда “Нефтяник” һәм Сарытауның “Кристалл” командасы арасында җавап матчы узды.
Беренче уеннан аермалы буларак, сарытаулылар икенче матчны ышанычлырак үткәрде. Әмма әлмәтлеләр алканы барыбер беренче булып кертте (икенче периодта Эдурад Дмитриев). Икенче периодның 9нчы минутында Роман Баранов команданың өстенлеген ике тапкыр арттырды. Ә 20 минутлыкның ахырында кунаклар да “Нефтяник” капкасын буш итмәде. Соңгы периодта исә Әлмәт хоккейчылары өченче алкаларын кертте. Исәп – 3:1.
Ике уеннан соң 6 очко җыеп, Әлмәт клубы турнир таблицасының башында тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз