Алабугада гаилә ярышлары узачак

Җиңел атлетика манежында “Спорт – гаилә – сәламәтлек!” дип исемләнгән гаилә ярышлары узачак
(Алабуга, 22 апрель, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). 26 апрельдә җиңел атлетика манежында Алабуга муниципаль районының профсоюзлар хәрәкәте призына “Спорт – гаилә – сәламәтлек!” дип исемләнгән гаилә ярышлары узачак. Оештыручыларның сүзләренә караганда, әлеге чара кешеләргә спорт белән бөтен гаилә белән шөгыльләнергә кирәклеген тагын бер тапкыр искәртергә тиеш.
Ярышларда теләге булган барлык гаилә командалары да катнаша ала. Команданың составында әти, әни һәм 8–10 яшьлек бала булуы шарт. Гаиләләр үз визит карточкаларын – команданың исемен, эмблемасын һәм шигарен тәкъдим итәргә тиеш. Оештыручыларның сүзләренә караганда, ярышларның программасы төрле эстафеталарны, мини–футболны һәм башкаларны үз эченә ала.