news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават Юлаев» хоккей клубы, «Ак Барс»ны җәзага тартуны сорап, КХЛга хат әзерли

Хат «Уфа-Арена»да плей-офф сериясендәге өченче матч башланыр алдыннан булган хәлгә бәйле.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). «Салават Юлаев» хоккей клубы Континенталь хоккей лигасы җитәкчелегенә рәсми хат әзерли. Ул «Уфа-Арена»да плей-офф сериясендәге өченче матч башланыр алдыннан булган хәлгә бәйле. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Башкорт командасының матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, Казан клубы җанатарлары КХЛның техник регламентын бозган. Аерым алганда, КХЛ Дисциплинар регламентының 61.2нче маддәсе нигезендә, «чемпионат матчы алдыннан Россия Федерациясе дәүләт гимны, Россия Федерациясе республикасы гимннары, чит илләрнең гимннары яңгыраган вакытта клуб җанатарлары тарафыннан дәүләт символларына карата хөрмәт һәм үз-үзеңне тоту нормалары үтәлмәгән очракта клуб 100 000 (йөз мең) сум күләмендә штрафка тартыла».

Бөтендөнья башкорт корылтае вәкилләре «Ак Барс» фанатларының (алар Башкортстан гимны башкарылган вакытта кычкырып утырды һәм аны өзде) үз-үзен тотышын тикшерү үтенече белән лигага рәсми хат юллаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100