news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда көрәш турнирын Әнвәр Баһаветдинов истәлегенә багышладылар

Быел әлеге турнирда район мәктәпләреннән йөзгә якын көрәшче бил алышты.

Азнакайда көрәш турнирын Әнвәр Баһаветдинов истәлегенә багышладылар
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 22 февраль, «Татар-информ», «Маяк», Таңсылу Саниева). Азнакайда районның күренекле шәхесе Әнвәр Баһаветдинов истәлегенә көрәш турниры узды. Быел әлеге турнирда район мәктәпләреннән йөзгә якын көрәшче бил алышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүген «Чатыр-Тау Арена» спорт комплексында узган турнир Халыклар Дуслыгы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күпсанлы башка бүләкләр иясе булган күренекле шәхес, КПССның Азнакай райкомы секретаре булып ике дистә елга якын эшләү дәверендә район һәм республикабыз тарихында зур эз калдырган Әнвәр Баһаветдиновның якты истәлегенә багышланды.

Легендар шәхесебез истәлегенә багышланган турнирны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов бүгенге җитәкчеләрнең Әнвәр Баһаветдиновның күркәм эшләре үрнәгендә тәрбияләнүе һәм аның матур эшләрен алга таба да дәвам итәчәкләрен белдерде.

Тантаналы чарада җитәкченең тормыш иптәше Наилә ханым, кызы да катнашты. Наилә ханым үзенең чыгышында азнакайлыларның олуг шәхесебезне хөрмәтләүләре өчен тирән рәхмәт хисләрен җиткерде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100