news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» командасы, бер гол да кертмичә, Новосибирск хоккейчыларына җиңелде

«Ак Барс» киләсе уенын Швейцариянең Давос шәһәрендә үткәрәчәк.

«Ак Барс» командасы, бер гол да кертмичә, Новосибирск хоккейчыларына җиңелде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Казанның Спорт сараенда Новосибирск шәһәренең «Сибирь» командасын кабул итте һәм әлеге уенда җиңелде. «Ак Барс» — «Сибирь» уены исәбе — 0:3.

Бу матчта бозга «Ак Барс» составында ике яңа уенчы чыкты: һөҗүмче Владимир Галузин һәм сакчы Кирилл Адамчук.

Беренче периодта голлар булмады, бары тик сугышулар гына. Сугышкан өчен «Ак Барс»тан Джастин Азеведога 5+2 минут штраф бирелде, «Сибирь»дан Александр Шаров 5 минутлык штраф белән чикләнде.

Икенче период. Унбишенче минутта, «Сибирь» күпчелектә уйнаганда, Данил Романцев «Ак Барс» капкасына гол кертте, исәп ачылды (0:1).

Өченче период. Икенче минутта алка «Сибирь» капкасына керде, ләкин ул хөкемдарның сызгыруыннан соң булды, шуңа гол саналмады. Унбишенче минутта «Сибирь» һөҗүмчесе Юусо Пуустинен алка кертте (0:2). Уенның соңгы минутында, «Ак Барс» капкачысын алтынчы уенчыга алмаштырган вакытта, Алексей Яковлев Казан командасының буш капкасына өченче голны кертте (0:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Билалов (Рейдеборн);

Азеведо — Кормье — Галиев, Лямкин — Яруллин;

Фрэттин — Тихонов — Зарипов, Юдин — Рукавишников;

Дыняк — А. Галимов — Кара, Фазылҗанов — Хенкель;

Ли — Галузин — Э. Галимов (Воеводин), Адамчук.

«Сибирь»:

Красиков (Сятери);

Пуустинен — Руохомаа − Шаров, Ермаков — Пиганович;

Миловзоров — Комаров — Михайлов, Ермаков − Демидов;

Чесалин — Торченюк — Яковлев, Морозов — Хабаров;

Первушин — Романцев — Коротков, Ефремов — Тимашов.

«Ак Барс» киләсе уенын Швейцариянең Давос шәһәрендә үткәрәчәк. Давос бозында «Ак Барс» Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән очрашачак. Матч 23 декабрь көнне 21:30 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100