news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Сириянең Олимпия комитеты белән меморандум имзалады

Документ нигезендә, яклар баскетболны гына түгел, ә башка спорт төрләрен дә үстерәчәк.

Татарстан Сириянең Олимпия комитеты белән меморандум имзалады
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы һәм Сириянең Олимпия комитеты хезмәттәшлек турында меморандум имзалады. Бу хакта Сириянең Баскетбол федерациясе президенты Ала Юхаджи хәбәр итте.

«Җыеннарны оештыруда ярдәм иткәне өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәм. Очрашуда Сириянең Олимпия комитеты һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек турында меморандум имзаладык. Киләчәктә без бергәләп баскетболны гына түгел, ә спортның башка төрләрен дә үстерәчәкбез», — диде Ала Юхаджи. 

Шулай ук ул килешүгә нәрсәләр кергәнен дә аңлатты. «Анда бик күп маддәләр бар, алар безгә киләчәктә кирәк булачак. Белемнәрне һәм чаралар уздыру тәҗрибәсен арттырачакбыз, тренерларның һәм спорт федерацияләренең квалификацияләрен арттырачакбыз», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100