420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Мытищи шәһәрендә Казанның «Ак Барс» командасы Пекинның «Куньлунь Ред Стар» хоккейчыларына каршы уйнады. Матчта 5:2 исәбе белән «Ак Барс» җиңде.
Беренче период. Тугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Найджел Доус гол кертте (0:1).
Икенче периодның беренче минутында Джастин Азеведо «Куньлунь Ред Стар» капкасына тагын бер алка кертә алды (0:2). Икенче минутта «Ак Барс» сакчысы Даниил Журавлёв гол кертте (0:3).
Өченче период. Икенче минутта Кирилл Петров дүртенче алканы кертте (0:4). Унынчы минутта «Куньлунь Ред Стар» уенчысы Алексей Торопченко командасының артка калышуын киметте (1:4). Уникенче минутта Пекин командасы капитаны Люк Локхарт алка кертте (2:4). Ундүртенче минутта Казан командасы капитаны Данис Зарипов та гол кертте (2:5).
Командалар составы:
«Куньлунь Ред Стар»
«Ак Барс»
«Ак Барс» киләсе уенын Мәскәүдә үткәрәчәк. Казан хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасына каршы уйнаячак. Матч 23 ноябрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана.