Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй көрәшчеләре көрәш турнирының җиңүчесе булып танылды
Былтыргы чемпионнарның икесе генә үз титулын саклап кала алды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар төгәлләнде.
Узган елгы чемпионнардан Илмир Төхвәтуллин (Балык Бистәсе) белән Сергей Павлик (Зәй) кына үз титулларын саклап кала алды. Калган биш авырлык үлчәвендә яңа батырлар пәйда булды: чемпион исеменә Фирзәр Гыйниятуллин (Теләче), Ислам Фәләхов (Алабуга), Ренас Кәлимуллин (Менделеевск), Раил Нургалиев (Теләче) һәм Радик Сәлахов (Зәй) лаек булды.

Командалар арасында беренче урынны Зәй районы көрәшчеләре яулады. Икенче урында – Теләче, өченчедә Кукмара районы командасы.

Исегезгә төшерәбез, быелгы турнирда 51 командадан 305 көрәшче бил алышты.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз