Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көрәш турнирында узган елгы чемпионнарның күпчелеге титулларын саклап кала алмаячак
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш турниры азагына якынлаша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар азагына таба якынлаша. Тиздән һәр авырлык үлчәвендә дә финалда көрәшәчәк парлар билгеле булачак.
Инде хәзердән үк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш турнирының узган елгы чемпионнарның күпчелеге титулларын саклап кала алмаячагы билгеле булды. “Татар-информ” хәбәрчесе, узган елгы батырларны барлап, аларны быелгы җиңүче исемен яуларга мөмкин булган көрәшчеләр исемлегеннән “эзләде”.
Узган елгы турнирда үз авырлык үлчәүләрендә Нәфис Миңнебаев (Биектау), Булат Гадершин (Зәй), Илмир Төхвәтуллин (Балык Бистәсе), Марсель Гозәеров (Нурлат), Муса Галләмов (Теләче), Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч) һәм Сергей Павлик (Зәй) чемпион калган иде.
Быел титулларын Муса Галләмов, Фәрхәт Фәйзуллин, Илмир Төхвәтуллин һәм Сергей Павлик кына саклап калырга мөмкин. Фәрхәт белән Мусаның быел бер авырлыкта бил алышуын уйласак, былтыргы чемпионнарның быел өчесе генә уңышка ирешергә мөмкин.
Бил алышулар дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз