news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«КАМАЗ» футбол клубы сакчы Георгий Бугулов белән килешү имзалады

Төньяк Осетиянең «ФАЮР» футбол мәктәбендә шөгыльләнгән 27 яшьлек уенчы моңа кадәр Грузиянең «Рустави» клубында чыгыш ясаган.

«КАМАЗ» футбол клубы сакчы Георгий Бугулов белән килешү имзалады
https://vk.com/fckamaz

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). «КАМАЗ» футбол клубы үз составын 27 яшьлек сакчы Георгий Бугулов белән тулыландырды. Моңа кадәр уенчы Грузия чемпионатында «Рустави» футбол клубында чыгыш ясаган.

Бугулов Төньяк Осетиянең «ФАЮР» футбол мәктәбендә шөгыльләнгән. Үз карьерасы дәвамында сакчы «Алания» (Владикавказ), «Дружба» (Майкоп), «Сперанца» (Молдова) кебек клубларда уйнаган.

Узган сезонда Бугулов Грузия чемпионатында «Рустави» командасы өчен 22 матч үткәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot