news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Тарихи мәчетенең «Манар» командасы мини-футбол буенча ярышта җиңгән

Мәскәү шәһәренең мөселманнар һәм ислам оешмалары арасында «Umma league» турниры булды.

Мәскәүнең Тарихи мәчетенең «Манар» командасы мини-футбол буенча ярышта җиңгән
https://www.muslim.ru

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Мәскәүнең «Труд» стадионында мөселманнар оешмалары арасында мини-футбол буенча «Umma league» Кубогына икенче турнир узды. Ярышларда башкаланың «Манар», «Ихлас», «7-е Поколение», «Милость», «Исток» мөселман командалары катнашты.

Беренче урынны Тарихи мәчетнең «Манар» командасы, икенче урынны «Милость», өченче урынны «7-е Поколение» командалары спортчылары алган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Umma league» Кубогы турниры — ул Мәскәү шәһәренең мөселманнар һәм ислам оешмалары арасында дуслыкны һәм бердәмлекне ныгыту, безнең мөселманнар арасында сәламәт һәм актив яшәү рәвешен тарату, шулай ук яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау, хезмәт мигрантларын адаптацияләү. Киләчәктә Мәскәү өлкәсе һәм башка төбәкләрдән катнашучыларны җәлеп итәрбез дип өметләнәбез», — диде Мәскәүнең Тарихи мәчете имам-хатыйбы Рамил Садеков



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100