news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама яшүсмерләре бокс турнирында җиңү яулады

Түбән Каманың ике вәкиле Ямаш авылында узган бокс буенча республика турнирында алтын медаль яулады


(Түбән Кама, 21 апрель, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Каманың яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенең балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр бокс буенча республика турнирында җиңү яулады. Ямаш авылында узган ярышларда Татарстанның барлык төбәкләреннән диярлек килгән вәкилләр катнашты.
Турнирда 100дән артык яшь боксчы катнашты. Түбәнкамалы Антон Тайгильдин 36 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә алтын медальгә лаек булды, аның белән бер клубта шөгыльләнүче, 48 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә чыгыш ясаган Александр Бурини үз көндәшләренә бер мөмкинлек тә калдырмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot