news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс»ка плей-оффның өченче турына чыгарга бер җиңү калды

Плей-оффның «Ак Барс» — «Салават Юлаев» сериясенең исәбе - 3:0.

«Ак Барс»ка плей-оффның өченче турына чыгарга бер җиңү калды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Уфа шәһәрендә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Салават Юлаев» командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Бу командалар өчен плей-офф этабының икенче турының өченче уены булды.

  • Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Ак Барс» исәбендә өч җиңү. Киләсе уенда да «Ак Барс» җиңсә, команда плей-оффның өченче турына үтәчәк.

Беренче период. Унсигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров гол кертте (0:1).

Икенче периодның беренче минутында Уфа командасы уенчысы Дмиртий Кугрышев исәпне тигезләштерде (1:1). Дүртенче минутта Михаил Глухов «Салават Юлаев» капкасына икенче алканы кертте (1:2).

Өченче периодның соңгы секундларында Уфа командасы капкачысын алтынчы уенчыга алмаштырды. Һөҗүм вакытында «Ак Барс» капкачысы Тимур Билалов янында этеш-төртеш башланды. Тимур Билалов өстенә Уфа командасы хоккейчысы егылды, Билалов җәрәхәтләнде һәм уен ахырында катнаша алмады. Капкачысын яклап, бозда «Ак Барс» капитаны вазифаларын үтәүче Артём Лукоянов сугыша башлады, сугышу өчен ике команда уенчысы да шртафчылар эскәмиясенә таба юл тотты. «Салават Юлаев» хоккейчылары күпме тырышса да, алка кертә алмады. «Ак Барс» әлеге уенда җиңде (2:1).

Командалар составы:

«Салават Юлаев»

  • Метсола (Тарасов);
  • Гранлунд — Маннинен — Хартикайнен, Панин — Ларсен;
  • Плэтт — Кадейкин — Кугрышев, Науменков — Коледов;
  • Хохряков — Картаев — Башкиров, Алексеев — Бирюков;
  • Гыйматов — Пименов — Солодухин (Әмиров), Лисовец.

«Ак Барс»

  • Билалов (Рейдеборн);
  • Доус — Галимов — Тихонов, Викстранд — Яруллин;
  • Лукоянов — Глухов — Фисенко, Педан — Хенкель;
  • Песонен — Кормье — Петров, Рукавишников — Юдин;
  • Галиев — Бурмистров — Воронков (Сафонов), Лямкин.

«Ак Барс» — «Салават Юлаев» сериясенең киләсе уены да Уфада узачак. Матч 23 март көнне 17:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100