news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов «Дакар» раллиенда җиңүче спортчыларны котлады

Татарстан Президенты «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга, «Ростех» корпорациясенә һәм барлык спонсорларга рәхмәт белдерде.

Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов «Дакар» раллиенда җиңүче спортчыларны котлады
https://tatarstan.ru

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «КАМАЗ-Мастер» спортчыларын «Дакар-2021» ралли-марафонында җиңү белән котлады. «Сезне „Дакар-2021“ ралли-марафонында чираттагы искиткеч һәм ышанычлы җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм», — диде ул.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга, «Ростех» корпорациясенә һәм барлык спонсорларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Спортта югары дәрәҗәдәге осталык, ныклы команда рухы һәм җиңүгә ышаныч сезне рекордлы 18 нче титулга китерде. Безнең команда ралли-марафонда җиңүләр саны буенча легендар КТМ мотоциклеты командасы белән тигезләнде», — диде Президент.

Ул билгеләп үткәнчә, Согуд Гарәбстаны комнарында ралли-марафон маршруты барлык катнашучылар өчен дә авыр сынау булды. Шуңа да карамастан, команданың барлык әгъзаларының җайга салынган гамәлләре нәтиҗәсендә иң яхшы нәтиҗәне күрсәтә алдылар — йөк машиналары категориясендә бөтен пьедесталны Татарстан командасы яулады.

Бүген «КАМАЗ» — инженерлар осталыгы нигезе, бөтен дөньяда танылган һәм дөньякүләм автоспорт бергәлеге тарафыннан ихтрам яулаган Татарстан бренды, дип ассызыклады Президент.

«Сез безне Дакарда җиңүләргә өйрәттегез, һәм без сезнең триумфыгызда шикләнмәдек. Безнең команда өчен барысы да — сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз җан атты, мин ышанам, сез һәрвакыт ярышның иң катлаулы этапларында сиздегез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100