news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш шахматчылары Россия призерлары булды

Беренче өчлектә җиңүче командалар Россия шахмат федерациясе кубоклары белән бүләкләнде.

Актаныш шахматчылары Россия призерлары булды
Актаныш районы мәгълүмат үзәге

(Актаныш, 21 гыйнвар,"Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Тимерова). 20 һәм 21 гыйнварда егетләр һәм кызлар арасында тиз йөрешле шахмат буенча 9 турда ярышлар узды, ә 22 һәм 23 гыйнварда блиц-шахмат 11 турда узачак. Анда Актаныш шахматчылары Россия призерларыбулды. Данияр Латыйпов, Зәйнәп Рахманова, Илзир Саматов, Мансур Закирҗанов составындагы Актаныш командасы өченче урын яулады.

20-24 гыйнварда Удмуртиянең Дэбес районында Россиянең авыл  җирлекләрендә яшәүче мәктәп укучылары арасында шахмат буенча Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары уза. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

2007-2008 елгы кызлар арасында беренче урынны — Фирүзә Нәбиева, икенче урынны — Зәйнәп Рахманова, өченче урынны Рәзилә Нәбиева алды. 2007-2008 елгы малайлар арасында беренче урында — Данияр Латыйпов, 2009-2010 елгы малайлар арасында өченче урында — Тимур Шәязданов. 

Шахматчыларыбызны, тренерлар Илдар Имамов һәм Фәһим Галимовны Россия турнирында җиңү белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.

Беренче өчлектә җиңүче командалар Россия шахмат федерациясе кубоклары белән бүләкләнде.

Чараны Россия спорт министрлыгы, Россия шахмат Федерациясе, Удмуртия спорт, физик культура һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Республика шахмат федерациясе оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100